Авылымның ак әбисе.

2014 елның 27 сентябре, шимбә
   27 сентябрь  көнне Качкын авыл клубында 80 яшьлек юбилее уңаеннан  Нәҗметдинова Кәүсәрия Нәҗметдин кызына багышланган “Авылымның ак әбисе” дип исемләнгән  тематик кичә узды.  Кәүсәрия апа бар гомерен авылым халкының сәламәтлеген кайгыртуга  багышлаган.  Бакыйлыкка күчкән авылдашларын соңгы юлга озату да аның өстендә.  Юбилярны Актаныш район хастаханәсе баш табибы Айрат Бикмухаметов, Усы авыл җирлеге башлыгы Зиннәт Әхмәев,  Мәскәү шәһәреннән кайткан Мирзаһит абый, туганнары, авылдашлары  котладылар.  Кичә җыр-моң белән үрелеп барды. Ләйсирә Салахова һәм Энҗе Илдарханова чыгышларын  тамашачы аеруча җылы кабул итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International