26 сентябрь көнне Усы авылы китапханәсендә “Сагынырсын –мин булмам”, “Көтеп узган гөмер”, “Язмыш сынавы”, “Бәхеткә юл кайдан?” китаплары авторы Башкортстанның Учалы районы Ахун авылында туган, бүгенге көндә Чаллы шәһәрендә яшәп иҗат итүче Зифа Әбделвәли кызы Кадырова белән очрашу кичәсе үтте.
Кичәне Усы авылы китапханәчесе Шәмсиева Сирина алып барды.
Кичәдә Зифа Кадырова үзенең китапларының язылу тарихларын, геройларының прототиплары турында сөйләде.
Авторның әсәрләрен яратып укучылар аннан тагын китаплар язуын сорадылар, сораулар бирделәр.
Кичәне Усы авылы китапханәчесе Шәмсиева Сирина һәм Актаныш авылҗирлегеара үзәк китапханәсе оештырды.

.jpg)

.jpg)
