Ункөнлек уңаеннан үтәчәк чаралар планы

2014 елның 26 сентябре, җомга

Өлкәннәр декадасы уңаеннан районда үткәреләсе раралар планын тәкъдим итәбез

 
  

1.Хуҗалык, оешма-предприятие һәм мәктәпләр катнашында Актанышта, аскы Актанышта, Пучыда, Татар Суыксуында ярминкә үткәрү – 1 октябрь.

 

2.Ялгыз һәм аеруча ярдәмгә мохтаҗ өлкәннәрнең тормыш шартларын өйрәнү, өйләрендә булу. Урын өстендә ятучы өлкәннәргә медицина каравы үткәрү өчен табибларның урыннарга чыгуын оештыру – 1-10 октябрь.

 

3.Җирлекләрдә эшләп килүче ветераннар оешмалары рәисләре һәм район ветераннар советының президиум әгъзаларының район җитәкчеләре белән очрашуы – 1 октябрь.

 

4.”Балкыш” бәйгесе финалистларының Казан шәһәренә гала- концертка баруын оештыру – 2октябрь.

 

5.”Сугыш чоры балалары” исеме астында   сугыш вакытындагы һәм сугыштан соңгы фоторәсемнәр бәйге-күргәзмәсен үткәрү – декада барышында. 

 
6.Хезмәт коллективларында, авыл җирлекләрендә ветераннарны хөрмәтләү – 2-3 октябрь.
 

7.Район тарихында аеруча хезмәт күрсәткән ветераннар белән мәктәпләрдә очрашулар – 2-3 октябрь.

 

8.Урыннарда өлкәннәр өчен мәктәп укучылары көче белән концертлар оештыру – декада дәвамында.

 

9.“Гәрәбә” клубы әгъзалары һәм гимназия укучылары катнашында Пучы өлкәннәр һәм инвалидлар йортында яшәүче өлкәннәрне хөрмәтләү – 3 октябрь.

 

10. Корбан бәйрәме үткәрү, аскы Актаныштагы ветераннарны хөрмәтләү – 4 октябрь.

 
11.Шахмат турниры үткәрү – 7 октябрь.
 
12. Кичке уен оештыру – 8 октябрь.
 

13.Укучылар арасында “Җәүһәрләребез сез, өлкәннәр!” район шигырь бәйгесе үткәрү – 10 октябрь.

 

14. Җәмигъ мәчетендә “Ничек яшисез, өлкәннәр?” исеме астында тематик очрашу үткәрү – 8 октябрь.

 
15. Өлкәннәр спартакиадасы – 9 октябрь.
 

16.Волонтерлар катнашында ”Көзге мәшәкатьләр” акциясе үткәрү.

Ялгыз өлкәннәргә йортларын, каралты-кураларын кышкы чорга әзерләүдә өстәмә хезмәтләр күрсәтү: йорт яннарын җыештыру, өй җыештыру, бакча эшләрен башкару – декада дәвамында.

 

17.Өлкәннәр көне уңаеннан “Актаныш таңнары” газетасында махсус чыгарылыш әзерләү – декада дәвамында.

 

18. Хезмәт коллективлары булмаган ветераннарны, пенсионерларны чакырып, район мәдәният йортында “Агыйдел” җыр һәм бию дәүләт ансамбле катнашында концерт үткәрү. Өлкән яшьтәгеләр арасында “Милли ризыклар” күргәзмә-бәйгесен оештыру – 2 октябрь.

 
19.Машина йөртү буенча осталык бәйгесе – 8 октябрь.
 
20.Өлкәннәр белән Туган як музеенда булу – декада барышында.
 
21. Пенсионерлар өчен түләүсез мунча хезмәте – 4 октябрь.
 
http://aktanysh-rt.ru/tt/
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International