“Наркотиксыз тормыш” исемле тематик кичә.

2014 елның 26 сентябре, җомга
25 сентябрь көнне 2 нче санлы Актаныш урта мәктәбе укучылары белән  "Наркотиксыз тормыш" исемле тематик кичә үтте. Кичәне район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре әзерләде. Кичәдә район үзәк хастәханәсенең наркологы Ленар Минхузин, бәлиг булмаган балалар белән әшләүче полиция майоры Ания Ахунова, мәгариф бүлегендә тәрбия әше буенча методист Фирүзә Гимадиева, китапханәчеләр чыгыш ясадылар, укучыларның сорауларына җавап бирделәр.





ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International