Актанышлылар, сәпамәт булыгыз!

2014 елның 24 сентябре, чәршәмбе

Бүген Бөтендөнья автомобильсез йөрү көне билгеләп үтелә. ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин сәламәт тормыш рәвешен һәм чиста экологияне алга сөргән бу акциягә кушылды, дип хәбәр итә министрлыкның рәсми сайты.

 

Журналистларга биргән интервьюсында ул: “Көненә үземнең ничә адым атларга тиешлегемне беләм: 9 мең адым дигән планка куям. Һәркемгә көн саен тиз-тиз атлап, 40 минут җәяү йөрергә киңәш итәм. Әгәр кеше 5 км араны җәяү узарга күнексә, инсульт һәм инфаркт булу ихтималлыгы 30-40 процентка кимиячәк!”

 

Министр фикеренчә, акция җәмәгатьчелекнең игътибарын экологик чиста һәм сәламәт тормыш рәвешенә җәлеп итүгә юнәлдерелгән. Ул соңгы вакытта Казанда һәм республикада моның өчен барлык шартлар тудырылуын билгеләп үтте. Мисал өчен, яңартылган Горький исемендәге парк та моңа үрнәк булып хезмәт итә.

 
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International