Үткән шимбәдә Актанышның Сабантуй мәйданында узган Әлфия Авзалова исемендәге җыр фестивале менә шундый сүзләр белән тәмамланды. Туган төбәген искә алсак, ул – чын-чынлап, Актаныш горурлыгы, милләт хакында сүз йөртсәк, дөньяга сибелгән татарның горурлыгы, мактанычы.
Моңа кадәр дә Әлфия Авзалова исемендәге фестиваль оештырылды. Быелгысы үзенә күрә юбилей – Авзалова дәвамчылары ун ел инде көч сынаша. Һәм ул, район чикләрен үтеп, быел төбәкара статусын алды.
Кече сәхнәдә балалар чыгыш ясады, Агыйдел буенда Әлфия Авзалова язмалары яңгырады, мәйданның бер читендә республика рәссамнары килүчеләргә картина, портретлар ясап бүләк итте. Актаныш һавасын сулап, суын эчеп үскән танылган җырчылар да бу көнне олпат шәхесне олылау өчен кайткан иде. Алар һәм район үзешчәннәре катнашында концерт узды.
– Туган ягымда мондый чара узганына шулкадәр шатланам, – ди Актаныш кызы, танылган җырчы Лилия Муллагалиева. – Әлфия апа – мәңгелек йолдыз. Бәйгедә урын алучылар Әлфия Авзалованың конкурсында җиңдем, дип горурланып сөйләрлек булсын.
Көр күңелле, дәртле Әлфия ханым белән Лилия беренче тапкыр моннан 19 ел элек очрашкан. Кыенсынып кына басып торган Лилияне җырчы белән Кирам Сатиев таныштыра. Зур сәхнәгә чыгар алдыннан, ул үзе дә Әлфия Авзалова репертуарындагы “Гөлҗамал” җырын пластинкадан өйрәнеп, “Сандугач керде күңелгә” бәйгесендә Гран-при ала. “Аның җыры миңа уңыш китерде”, – ди Лилия.
Спорт ярышлары да оештырылган иде. Биек колгага әтәч тә менеп кунаклаган, тик җилле көн булгач, менүче булыр микән, дип уйларга өлгермәдем, кечерәк буйлы гына бер кыз батырчылык итеп, үзен сынап карады. Бөтен мәйдан, аһ итеп, аны күзәтте. Өскә кадәр менеп, әтәчне алып төште. Чаллыда волейбол буенча тренер булып эшләүче 21 яшьлек Чулпан Мәрдановага ул көнне күпләр сокланды. Баганадан төшкәндә аякларын җәрәхәтләп, мәйданнан көчкә чыкты. Бу хәлләрне җырчы Салават та күзәтеп торган икән. Соңыннан батыр кызны үз янына чакырып сөйләште.
– Баганасы гына озын, бераз кечерәйтсеннәр иде, – диде Чулпан. – Сәфәр авылында бер менгәнем булды. Бүген башка ярышларда катнаша алмыйм инде, аякларым авырта.
– Әлфия Авзалова бәйгесенә моңа кадәр күрше районнардан гына җырчылар килә иде, – ди Актаныш муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев. – Актанышта гастроле вакытында Салават Зәкиевич белән сөйләштек тә, бәйгене тагын да зуррак итеп уздыру нияте белән, Рөстәм Нургалиевич янына кердек. Президент безнең фикерне хуплап, мөмкинлекләр тудырды. Гомере буе халкыбызга хезмәт иткән җырчыны үзе исән вакытта менә шулай олылап, туган җирендә бәйге уздырыр өчен шартлар тудырганнарына без республика җитәкчелегенә рәхмәтле.
– Төрле сәбәпләр белән җырчы була алмыйча калган талантларны барларга кирәк, – ди жюри рәисе, җырчы Салават Фәтхетдинов. – Әлеге конкурс башка бәйгеләрдән аермалы итеп оештырылып, Әлфия апаның үзе кебек үк гади, үзенчәлекле җыр кичәсе булырга тиеш. Географиясе, яшь буенча да чикләүләр кертергә уйламыйбыз. Мин инде күп җирләрдә булдым, әмма Татарстандагы кебек матур җырлаучыларны очраткан юк.
Җырчы белдергәнчә, бәйгенең асылына төшкәнче, Әлфия апага гына хас халыкчанлыкны сәхнәдә яңадан күтәрмичә, эзләнүләрне туктатырга уйламыйлар. Салаватны яшьләрнең татарча дөрес итеп җырлый, мелизмнарны бирә белмәүләре, репертуарларының тарлыгы борчый. “Талант ел да тумый. Менә Әлфия апа белән Илһам абый йөз елга бер туган. Хәзер башкаларның туганын күпме көтәргә кирәктер, белмим. Җиңүчеләрнең яртысыннан күбесе – өлкән яшьтәгеләр. Яшьләребез татар моңыннан ераклашып беткәнче, аларны кабат тартырга кирәк”, – ди ул.
Шуңа да киләчәктә үзешчәннәргә өстенлек бирмәкче булалар. Чөнки алар арасында ачыш булырлык талантлар күп, бары сәхнәгә генә чыгарырга кирәк, диләр. Әлфия Авзалова да бит кайчандыр район сәхнәләрендә чыгыш ясап, агитбригадалардан кайтып кермәгән. Талантлы кыз үзен зур сәхнәдә дә күрсәтә алган.
Конкурска Татарстан районнарыннан гына түгел, Россия төбәкләреннән дә җырчылар килгән иде. Барлыгы 83 кеше катнашкан. Моның кадәр конкурсантның килгәне юк иде, ди оештыручылар.
Илдус Мәҗитов кызы белән Чаллыдан килгән. Альбина бәләкәйдән җырга-моңга гашыйк. Балалар бакчасына йөргәндә төрле конкурсларда катнаша. Төбәк бәйгеләрендә генә түгел, Казанга килеп тә урыннар яулый. Тик мәктәпкә кергәч, укуны беренче урынга куеп, урта һәм сәнгать мәктәпләрендә белем үзләштергәннән соң гына, кабат бәйгедә катнашырга булган. Хәзер ул музыка көллиятендә 4 курста укый. “Моңа кадәр мондый зур конкурста чыгыш ясаганы юк иде, матур гына җырлады, ничәнче урын булгандыр, әлегә белмибез”, – дигән иде әтисе. Профессионаллар номинациясендә катнашып, өченче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде ул. “Бу – безнең өчен бик зур бүләк”, – диде алар.
Шушы конкурста катнашып Гран-при алган, моннан берничә ел элек фаҗигале төстә бик иртә арабыздан киткән Алсу Нургалиева исемендәге махсус приз да каралган иде. “Кызыбызның исемен мәңгеләштерү йөзеннән әлеге призны Салават Фәтхетдинов тәкъдим итте. Бик зур рәхмәт барчагызга да”, – диде әнисе Кадрия Идрисова, Актаныштан Ләйсән Басыйровага гаилә бүләген тапшырганда.
– Соңгы вакытта җырлый белмәүчеләрне күтәрә башладылар. Әлфия апа белән Илһам абый – үз тавышлары белән Татарстанны дөньяга таныткан кешеләр, – ди жюри әгъзасы Фирзәр Мортазин. – Мондый конкурс барлыгын ишетеп кенә белә идем, бу юлы мине талантларга бәя бирергә чакыргач, рәхәтләнеп килдем. Яшь буенча чикләүләр булмагач, олылар да шактый. Дөресен әйтим, олыларның тавышы көчлерәк. Әле бу чара турында халык белеп бетерми, катнашучылар саны тагын да артачак дип уйлыйм. Минем фикеремчә, чит илләрдән дә килүчеләр булыр. Татарстанның Казан арты, Идел буе төбәкләрендә дә менә дигән тавышлы үзешчәннәр бар. Алар да бу бәйгене үз итәр.
Халык арасында баштарак, Гран-при иясе юк икән, үзгә тавыш тапмаганнар дигәннәр иде. Композитор һәм җырчы моның алай түгеллеген әйтте. Тик төп бүләкне кемгә биргәннәрен әйтмәде. “Берничә сәгатьтән белерсез, әйтмим”, – диде ул. Халык белән без дә түземсезләнеп көттек.
Без генә түгел, төп бүләк иясе Миргарифан Ханнановка да әйтмичә сер итеп саклаганнар. Бары концерт башланыр алдыннан, репетиция барышында гына белгән.
– Мондый зур бүләкне бирерләр дип уема да кертеп карамаган идем, – ди Мөслим районы Салавыз-Мухан авылында яшәүче Миргарифан ага. – Без районнан 4 кеше килгән идек. Матур гына чыгыш ясадык. Катнашып карыйм әле дип, кызыксынып килгән идем бит, югыйсә. Безнең кебек үзешчәннәргә шундый мөмкинлек бирүләре мине нык сөендерде. Әлфия апаны хөрмәт итеп, исемен мәңгеләштерү өчен зур тырышлык куючы район башлыгы Фаил Камаев белән җырчы Салават Фәтхетдиновка катнашучылар исеменнән рәхмәт әйтәм.
Миргарифан абыйга 7 февральдә 60 яшь тулган. Соңгы ун елын мәктәптә директор, аңа кадәр совхоз директоры, партия эшендә булган. Әмма беркайчан да авыл сәхнәсеннән төшмәгән. Җырлаган да, спектакльләрдә төп рольләрне дә башкарган. “Зәңгәр шәл”дә моңлы тавышлы Булат ролен ул бик яратып уйнаган. Гөлшат Зәйнашеваның “Гайфи бабай, өйлән, давай” әсәрен дә беренчеләрдән булып шушы авыл үзешчәннәре куйган. Төп рольдә, билгеле, Миргарифан ага булган. “Ул вакытта китап булып та чыкмаган иде, кулъязма вариантын алып уйнадык”, – дип искә ала ул.
Соңгы вакытта Әлфия Авзалованың сәламәтлеге начар, хәле авыр булуы турында төрле имеш-мимешләр ишетелә башлады. Бәйрәмгә кунак булып кайткан оныгы Иделия әлеге сүзләрнең дөрес түгеллеген әйтте.
– Халык күңеленә моңлы тавышы белән үтеп кергән дәү әниемнең сәламәтлеге начар түгел. Бары картлык кына үзен сиздерә, – ди Иделия Исхакова. – Ул әле дә элеккеге кебек шат күңелле. Тик хәзер төрле җирләрдә чыгыш ясый, ерак юлларга чыга алмый. Монда кайтасы булгач, иртәнге 4тә тордык. Мине озатканда, туган җирләрен искә төшереп, җырлап калды. Күп итеп сәламнәрен юллады. Үзен менә шулай искә алып торуларына бик шатланып яши.
Актаныш хакимияте белән берлектә Әлфия Авзалова исемендәге фонд оештырганнар. Җыр дөньясына тәүге адымнарын атлаучы яшь талантларга ярдәм итү фонды булачак икән. “Бу исем үлемсез булырга тиеш”, – ди Иделия. Декабрьдә бөтен туганнар бергә җыелгач, фонд эшчәнлеген башлап җибәрмәкчеләр. Һәм талантлар өчен... Иделия фикерен әйтеп бетермәде. ”Мин бөтен җәмәгатьчелеккә бу хакта әйтсәм, безнең идеяне кемдер урларга мөмкин. Әйтмичә, сер итеп калдырыйм әле. Вакыты җиткәч, белерсез”, – диде ул.
Инде ассызыклавыбызча, фестиваль киң колачлы иде һәм оештыру ягыннан һич кенә дә тел-теш тидерерлек түгел. Әмма тамашачы азрак иде. Әбиләр чуагының матур бер көнендә авыл халкы эш белән мәшгуль булгандыр, анысы. Фестивальне оештыручылар киләчәктә мондый үзенчәлекне искә алачакларын ышандырдылар.
Күңелне тырнап алган тагын бер хәл турында язмыйча булмас. Татарстан мәдәният министры урынбасары Гүзәл Нигъмәтуллинаның бәйгедә җиңүчеләрне бүләкләргә чыгып та, бер кәлимә сүз әйтмәве тамашачыны аптырашта калдырды. Әллә инде әйтер сүзе булмады, әллә башка сәбәп... Ерак араларны якын итеп килгән Мәдәният министрлыгы вәкиленнән фестиваль хакында фикер, әлбәттә, кирәк иде.
(“Ватаным Татарстан”, /№ 139, 23.09.2014/)