Актанышта Бөтенроссия “Милләтләр кроссы – 2014” көнендә “Татарстан кроссы – 2014” узышы булды.
Массакүләм узышта Актаныш муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты хезмәткәрләре, үз коллективлары белән предприятие җитәкчеләре, пенсионерлар һәм мәктәп укучылары катнашты.
Кросста катнашучыларны район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Фаттахов сәламләде. Ул бүген Актанышта зур бәйрәм икәнен билгеләп үтте, актанышлыларның массакүләм йөгерештә соңгы елларда актив катнашуын әйтте.
Ярышларның нәтиҗәләре түбәндәгечә булды:
2м. Алина Хабибуллина (Этэс)
1м. Ирек Мухаметов (АСОШ №1)
1м. Розалия Хусаенова (АСОШ 2)