Кешелекнең дәвамы – батырлык!

2014 елның 24 сентябре, чәршәмбе

Язучы Шамил Рәкыйповның тууына 22 сентябрьдә  85 ел тулу уңаеннан, Актаныш балалар китапханәсендә язучыга багышлап “Кешелекнең дәвамы – батырлык!” дигән исемдә китап күргәзмәсе эшләп куелды.  Цитата итеп язучының  “Дөнья мәңгелек, тормыш мәңгелек, кешеләр хәтере – мәңгелек...” дигән сүзләре алынды.  Күргәзмәдә язучының данлыклы  китаплары - “Кызлар - йолдызлар”,  “Кайда син, Жан?”, “Геройлар үлмиләр”, “Аяз күктә карлыгачлар” һәм башка исемдәге китаплары  урын алды. Китап укучы балаларыбызны  китап күргәзмәсе янында  язучының тормыш һәм иҗат юлы белән таныштырдык. Китапларына күзәтү уздырдык.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International