Россия Иҗтимагый палатасы вәкилләре, составында шикәр булган газлы эчемлекләр җитештерү, тарату, куллануны җайга салып, газлы суны мәгариф һәм медицина оешмаларында сатуны тыярга тәкъдим иткән.
Медицина хезмәтләре күрсәтү һәм сәламәтлекне саклауга бәйсез мониторинг буенча “Здоровье” фонды директоры Эдуард Гаврилов сүзләренә караганда, бер яктан, газлы эчемлекләрдә әллә ни куркыныч компонентлар юк. Ләкин “газировка”ны күпләп куллана башлагач, аның ярдәмендә организмга кергән шикәр күләме нормадан артып китә. Өстәвенә, газлы суны даими кулланган бала файдалы эчемлекләрдән бизә.
Россиянең дәлилләүче медицина җәмгыяте белгечләре тарафыннан май аенда уздырылган тикшеренү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, безнең илдә соңгы 30 ел эчендә симерү һәм артык авырлыктан интегүчеләр саны 17 проценттан 23 процентка җиткән. Россиядә елына 3,3 миллиард литр газлы су җитештерелә. Бу – җан башына 23шәр литр газлы эчемлек туры килә дигән сүз. “Балалар һәм яшүсмерләр арасында симерүчеләр саны 7 процентны тәшкил итә, артык авырлыктан интегүчеләр саны исә 20 процентка җиткән”, – ди профессор Василий Власов. Тикшеренү уздырган авторларның берсе, доктор Булат Идрисов исә балаларның яшьли симерүенә бармак аша карамаска чакыра. “Балаларның симерүе йөрәк-кан тамырлары, шикәр авырулары, яман шешнең бик күп төрләрен китереп чыгарырга мөмкин”, – дип кисәтә ул.
Табиб сүзләреннән аңлашылганча, 7 яшькә кадәрге балалар – көненә 9 чәй кашыгы, 18 яшькә кадәрге яшүсмерләр 15 чәй кашыгыннан да артыграк шикәр кулланмаска тиеш. Моңа эчемлектә, тәм-том, камыр ризыклары составында булган шикәр дә керә. 330 миллиметрлы бер банка газлы суда исә 8 чәй кашыгы шикәр бар. Димәк, ярты литр газлы су эчкән бала көнлек норманы 1,5 тапкыр арттыра булып чыга.
(“Ватаным Татарстан”, /№ 139, 24.09.2014/)