ТР Дәүләт Советы президиумы V чакырылыш Татарстан парламентының беренче утырышы көнен раслады

2014 елның 24 сентябре, чәршәмбе

V чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының I утырышы 1 октябрьдә узачак. Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советы президиумы утырышында белдерелде.

 

Република парламенты утырышының көн үзәгенә президиум 15 мәсьәләне кертергә тәкъдим итте. Яңа сайланган депутатларга ТР Дәүләт Советы Рәисен, парламент секретарен, парламент комитетларын, аларның рәисләрен сайларга һәм республика Дәүләт Советының башка органнарын оештырырга кирәк булачак.

 

Депутатлар шулай ук ТР ҮСК нең V чакырылыш Татарстан Дәүләт Советына сайлаулар нәтиҗәләре турында мәгълүмат тыңлаячак һәм Чаллының элеккеге мэры Васил Шәйхразиевны ТР Премьер-министры урынбасары итеп билгеләү мәсьәләсен караячак.

 

Моннан тыш, 1 октябрьдә республика парламентыннан вәкилгә Федерация Советы әгъзасы вәкаләтен бирү мәсьәләсе каралачак. Фәрит Мөхәммәтшин Татарстаннан яңа сенатор итеп бишенче чакырылыш республика парламенты депутаты сайланачагын белдергән иде.

 

Бүген ТР Дәүләт Советы президиумы 30 сентябрьдә республика Дәүләт Советы депутатлары киңәшмәсен оештырырга һәм ТР парламенты президиумының беренче утырышына кертелгән мәсьәләләр буенча фикер алышырга тәкъдим итте.

 

Октябрьдә ТР Дәүләт Советының тагын 2 утырышы узачак. Бүген Фәрит Мөхәммәтшин белдергәнчә, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов республика парламентына юллама белән чыгыш ясарга ниятли.

 
 

 (Казан, 22 сентябрь, «Татар-информ», Аяз Исмәгыйлев).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International