Быел актанышлылар Корбан бәйрәмендә 4,5 һәм 6 октябрь көннәрендә ял итәчәк. Бу хакта ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ведомство искәртеп узганча, ТРның "Татарстан Республикасының бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталары турында"гы законы нигезендә, Корбан гаете эш көне булмаган бәйрәм көне санала. ТР Президенты Указы белән быел Корбан бәйрәме 4 октябрьгә туры килә, ә ул шимбә, ягъни ял көне.
Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 112 нче маддәсе нигезендә, ял көне һәм эш көне булмаган бәйрәм көне бергә туры килгәндә, ял көне бәйрәмнән соңгы эш көненә күчерелә. Шуңа да ял көне шимбә 4 октябрьдән дүшәмбе 6 октябрьгә күчерелә.
Шул рәвешле, быел Татарстанда 4, 5 һәм 6 октябрь ял көне була.