2014 елның 21 июлендәге 227нче номерлы Федераль закон белән Россия Федерациясе Җинаять кодексының 224 маддәсенә (утлы коралны саксыз саклаган өчен җинаять җаваплылыгына тарту) үзгәрешләр керде.
Әлеге маддәнең яңа басмасында мылтык иясенең башка кешегә корал куллану өчен шартлар тудырып, әгәр бу кеше үлеменә китерсә, җинаять җаваплылыгына тарту карала. Штраф рәвешендәге җәза катыланды: элек суд гаеплене дәүләт кеременә 40 мең сумга кадәр штрафка тарта алса, хәзер бу сумма 100 мең сумга кадәр артты.
РФ Җинаять кодексының 224 маддәсенә икенче бүлек кертелде. Хәзер ике яки аннан да күбрәк кеше үлеменә китергән җинаять ясалса, 480 сәгатькә кадәр мәҗбүри эш яки 2 елга кадәр төзәтү эшләре, шулай ук 2 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү каралган.