ГТО кире кайта

2014 елның 20 сентябре, шимбә

2014 елның мартында Президент Владимир Путинның ГТОны (“Хезмәткә һәм оборонага әзер бул”) гамәлгә кертү турында фәрманы чыкты. Мәктәпләргә һәм башка уку йортларына яңадан ГТО Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы кире кайтты.

ГТО комплексын тормышка ашыру буенча Россиянең 12 төбәгендә, шул исәптән Татарстанда тәҗрибә бара.

Нәрсә өчен ГТО комплексы кире кайтарылды? Җавап гади: физик әзерлек белән халыкны сәламәтләндерү, аның гомерен озынайту. Идеясе бик әйбәт, ә менә аны барлык буын вәкилләре өчен тормышка ашыруны күзаллавы кыен. Чөнки ул һәрдаим хәрәкәтне, әзерлекне таләп итә, 2017 елдан ГТО 70 яшькә кадәрле барлык россиялеләр өчен кертелә. Мәктәпләрдә һәм һөнәр алу йортларында ГТОны аңлап була, ә менә өлкән буын өчен ГТО комплексы — монысы кызыклы. Хәер, вакыт күрсәтер.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International