19 сентябрь – изге жомга көнендә 12.00 сәгатьтә Иске Җияш авылында мәчет ачылды. Әлеге күңелле һәм саваплы вакыйганың шаһитләре булырга авыл халкы беррәттән күп кенә читтә яшәүче авылдашлар да килгән иде. Шулай ук, бу тантанада Актаныш муниципаль район башлыгы урынбасары Илфак Бариев та катнашты.
Әйтергә кирәк, бу авылда изге азан 85 елдан соң беренче тапкыр яңгырады. Иске Җияш авылында элек 2 мәчет булып, соңгысының манарасы 1929 елның 25 сентябрендә киселгән булган.
.jpg)
.jpg)
.jpg)