Актанышта Әлфия Авзалова исемендәге фестиваль-конкурсның III туры төгәлләнде

2014 елның 19 сентябре, җомга

Бүген, 19 сентябрьдә кич белән  Актанышта Әлфия Авзалова исемендәге Х төбәкара татар җырын башкаручыларның фестиваль-конкурсының III туры төгәлләнде . Анда  Татарстан, Башкортстан һәм Пензадан 53 җырчы  катнашты.


Фестиваль-конкурс эшендә Актаныш муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев катнаша. Ә мәртәбәле жюринең рәисе булып Габдулла Тукай бүләге иясе, Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов тора.

 

 

 

Әлфия Авзалова исемендәге Х төбәкара татар җырын башкаручыларның фестиваль-конкурсының җиңүчеләрен бүләкләү иртәгә, 20 сентябрьдә Актаныш Сабантунның үзәк мәйданында узачак гала концерт вакытында булачак.



 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International