Актанышта Әлфия Авзалова исемендәге Х төбәкара татар җырын башкаручыларның фестиваль-конкурсы дәвам итә

2014 елның 19 сентябре, җомга

Бүген, 19 сентябрьдә 15 сәгатьтә Актанышта Әлфия Авзалова исемендәге Х төбәкара татар җырын башкаручыларның фестиваль-конкурсының III туры башланды . Конкурста Татарстан, Башкортстан һәм Пензадан җырчылар  катнаша.

 

Конкурста 7 профессиональ җырчы катнаша. Шуларның берсе – Рәфинә Галиуллина III турны Әлфия Авзалова репертуарыннан җыр белән башлады да инде.

 

Жюри рәисе, Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов белдерүенчә, конкурсның III турына, кимендә 40 балл җыйган, 53 җырчы үткән


 
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International