Сезне санитария хезмәте оешуга 92 ел тулу уңаеннан ихлас күңелдән тәбрик итәм.
92 еллык тарихы булган санитария хезмәте нинди генә үзгәрешләр кичерсә дә, халыкның санитария иминлеген: сулый торган һавабызның, эчә торган суыбызның, әйләнә-тирә мохитнең, эш һәм яшәү шартларының зыянсыз булуын тәэмин итеп, кеше сәламәтлеген саклау максатыннан күпме авыруларны кисәтеп, буыннар эстафетасын лаеклы дәвам итеп, бердәм коллектив булып, максатчан эш оештыруыгыз, әлеге җаваплы һәм кирәкле хезмәтне олы тырышлык белән башкаруыгыз ихтирамга лаек.
Бәйрәмегез уңаеннан сезгә изге теләкләремне юллыйм. Яшәгән йорт-җиребез имин, халкыбыз сау-сәламәт, туар таңнарыбыз тыныч булсын.Барыгызга да саулык-сәламәтлек, гаилә бәхете, җан тынычлыгы, эшләрегездә бары тик уңышлар гына телим.