8 сентябрьдән “Гостехнадзор”ның Актаныш бүлеге белгечләре ЮХИДИ бүлеге белән берлектә республикада старт алган “Частник” профилактик операциясенә кушылдылар. 22 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк акция барышында физик затларның тракторлары, үзйөрешле авыл хуҗалыгы техникасы һәм прицепларын тикшерү буенча рейдлар оештырыла.