Эшкә килүчеләргә йорт төзеп бирәләр

2014 елның 16 сентябре, сишәмбе
 

Тукай районындагы җаваплылыгы чикләнгән «Гигант» җәмгыяте быел гаять күләмле проектны тормышка ашырырга кереште. Үзләренә эшкә килгән гаиләләргә хуҗалык үз исәбеннән Яңа поселогында йортлар төзи башлады. Шундый торакларның алтысы күптән түгел хуҗалы булды инде, тиздән тагын дүрт өй түбә астына керәчәк һәм аларга игенчеләр, терлекчеләр гаиләләре килеп урнашачак. Эшле генә түгел, шуның өстенә бер дигән яңа йортлы да булуларына хуҗалар бүген сөенеп бетә алмый, дип хәбәр итә районның “Якты юл” басмасы.

 
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International