Кичә, 14 сентябрьдә Актанышта Нияз Авзалов истәлегенә 2005 елгы яшүсмерләр арасында алкалы хоккей буенча турнир тәмамланды.Анда боз хуҗаларыннан тыш, тагын 5 команда катнашты. 3 көн буе барган кискен көрәштән соң җиңүчеләр билгеле булды. 1 урында “Чаллы” командасы, 2 урында “Биектау”, 3 урында - безнең “лачын”нар.