ТР Президенты: “Сайлаулар уңышлы узды, сайлаучыларның 80 проценттан артыгы тавыш бирде”

2014 елның 15 сентябре, дүшәмбе

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген иртән журналистлар белән очрашуда ТР Дәүләт Советы депутатларын сайлау нәтиҗәләрен шәрехләп үтте.

 

“Сайлау уңышлы үтте, сайлаучыларның 80 проценттан артыгы тавыш бирде. Якынча нәтиҗәләр буенча, “Бердәм Россия” партиясе 84,3 процент, КПРФ 5,5 процент, калган партияләре аз-азлап тавыш җыя. Бер мандатлыларны алсак, парламентка “Бердәм Россия”нең 36 вәкиле, үз-үзен тәкъдим итүче (самовыдвиженец) 13 зат һәм 1 ЛДПР вәкиле узды”, - дип хәбәр итте Рөстәм Миңнеханов һәм татарстанлыларга сайлауларда күрсәткән активлыгы өчен рәхмәтен белдерде.

 
 
(Казан, 15 сентябрь, “Татар-информ” Аяз Исмәгыйлев).
 
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International