ТР Дәүләт Советына сайлаулар чиста һәм җитди хокук бозуларсыз узды. Бу хакта “Чиста сайлаулар өчен” корпусы күзәтүчеләре белдерде.
Көндез бу хәрәкәт вәкилләре Казан сайлау участокларына чыкты. Күзәтүчеләр – алар сайлау участокларында хокук бозу очракларын булдырмауда квалификацияле ярдәм күрсәтүче юристлар.
“Сайлау участокларында төрле партияләр һәм оешмалардан күзәтүчеләрнең күп булуы шаккаттырды. Сайлаулар күзәтүчеләрнең тоталь контроле астында узды”, - ди “Чиста сайлаулар өчен күзәтүчеләр корпусы” гомумроссия иҗтимагый хәрәкәтенең Татарстан бүлеге координаторы, Россия юристлар ассоциациясе Татарстан төбәк бүлеге рәисе Илнар Гыйрфанов.
"Татар-информ" язганча, “Татарстан Республикасы Дәүләт Советына сайлаулар чиста һәм ачыктан-ачык хокук бозуларсыз узды, дип әйтә алам. Җиңелчә хокук бозулар арасында тавыш бирү кабинкасына бер заттан күбрәк керергә омтылу очраклары ачыкланды. Андый хокук бозулар Үзәк сайлау комиссисе әгъзалары һәм күзәтүчеләр тарафыннан гражданнарны кисәтү юлы белән хәл ителде”, - дип ассызыклады юрист.