“Сайлаулар – 2014” Киләчәкне сайлыйбыз

2014 елның 15 сентябре, дүшәмбе

Актаныш районы халкы 43 нче санлы Ык буе сайлау округыннан 3 кандидатның, ә партияләр исемлеге буенча 7 партиянең берсен яклап тавыш бирергә тиеш.

 
Сайлау комиссиясе рәисе Васил Салихов:

-Актаныш районында 46 сайлау участогы бар, шуның 6 электрон. Сайлауларда 23544 кеше катнаша. Көндезге сәгать 12.00. дә 58.1% сайлаучы уз тавышларын бирде. Бу күрсәткеч Аешта – 99.4%, Куянда – 80%, Усыда – 79%, Качкын, Аккүз, Чуракай авылларында 77%.

 

Актанышлылар сайлауларга балалары, оныклары белән килгән. Сайлау участокларында үзешчән сәнгать коллективларынын концертлары бара. Урамнарда музыка яңгырый.

Сайлау участоклары 20:00 дә ябылачак. Аннары инде тавышларны санау процессы башлана. Татарстан буенча 15 сентябрь иртәсендә якынча нәтиҗәләр билгеле булачак, 16 сентябрь көнне Үзәк Сайлау комиссиясе төгәл нәтиҗәләр белән таныштыра.

 

http://aktanysh-rt.ru/ 14.09.2014 12:26

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International