Бүген, V чакырылыш Дәүләт Советына депутатлар сайлаулар көнендә, Kazan-Arena стадионында тавыш бирүчеләр өчен көне буе “Минем сайлау - минем республика” бәйрәм марафоны узды.
Бүген һәр тавыш бирүче сайлау участогында “Мин тавыш бирдем” дип язылган беләзек алды һәм аның белән җәмәгать транспортында бушлай йөрү, шулай ук Kazan-Arena стадионына бәйрәм чарасына кереп карау хокукына ия булды.
Сайлау участоклары ябылгач та, сәхнәдән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларга мөрәҗәгать итте. “Бүген безнең республика тормышында мөһим вакыйга – без Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайладык. Безнең республиканың югары закон чыгару органына ышаныч белдергәнегез өчен барыгызга да рәхмәт белдерәм. Өлкән буын кешеләре сайлауларның бәйрәм икәнлеген хәтерли”, - диде Рөстәм Миңнеханов һәм чарага җыелучыларны сайлаулар көне белән котлады, гражданлык бурычларын үтәгән өчен рәхмәт сүзләре белдерде.
ТР Президенты шулай ук бүгенге бәйрәмнең илнең иң яхшы футбол стадионында узуын билгеләп үтте. “Болар барысы да - Казанның меңьеллыгын, Универсиаданы үткәрү, федераль программаларны гамәлгә ашыру, безнең ил Президенты ярдәме нәтиҗәсе. Без башкалабызның һәм Татарстанның ничек үзгәрүен күрәбез. Без республикабызны яратабыз һәм ул чәчәк атсын өчен барысын да эшләячәкбез. Без көчле Татарстан, көчле Россия өчен һәм бу безнең уңышларның нигезе. Без бергә җиңүгә ирешәбез”, - дип билгеләп үтте Р.Миңнеханов.
Kazan-Arena стадионына килүчеләрне Валерий Меладзе, «Самоцветы» ВИА һәм Салават Фәтхетдинов җырлары белән куандырды. Бәйрәм чарасы 22.00 сәгатьтә бәйрәм салюты белән тәмамланачак.
(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ», Максим Кирилов).