Актаныш районының 6 сайлау участогында –Иске Айман, Иске Әлем, Чишмә, Аккүз, Куян, Табанлы күл авылларында электрон тавыш бирү бара. Халык көндәлек мәшәкатьләргә чумганчы ук сайлау участокларына килергә тырыша. Һәрбер сайлаучы чәй өстәле янында урын ала. Алар өчен сайлау очрашу, аралашу чарасы да.
Районның территориаль сайлау комиссиясеннән хәбәр итүләренчә, кичке сәгать алтыга Чат сайлау участогында сайлаучылар100 % тавыш биргән. Электрон тавыш бирүчеләр арасында Куян авылы сайлаучылары активлык күрсәтә.