Муниципаль район башлыгы Фаил Камаев 623нче сайлау участогында тавыш бирде

2014 елның 14 сентябре, якшәмбе

623нче сайлау участогында халыкның активлыгын җәмәгате Эльмира Рөстәм кызы  белән бергә тавыш бирүгә килгән район башлыгы Фаил Камаев билгеләп үтте:


-    Гаиләм белән элек-электән үк сайлауларга йөрибез, - диде район башлыгы. – Сайлау көне безнең гаилә өчен бәйрәм ул. Ә актанышлыларның актив һәм бердәм булып сайлауга килүләрен бердәмлек күрсәткече дип саныйм. Сайлауларны матур күрсәткечләр белән, лаеклы каршы алабыз. Районыбыз игенчеләре зур бүләк ясадылар.Районда урып-җыю төгәлләнде, кырларыбыздан 140 мең тоннадан артык ашлык җыеп алынды.


 Әйе,  күрсәткечләр күз алдында. Республикадагы һәм райондагы матур башлангычларны, уңай үзгәрешләрне сайлауга килүче актанышлылар да билгеләп уздылар.


-    Халык бүгенге хакимият сәясәтен хуплый, - ди сайлаучы Венера Хәернасова. – Без дә чын күңелдән киләчәк тормышның матуррак булачагына ышанып гаиләм белән тавыш бирергә килдек.



 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International