Актаныш районында сайлау оешкан төстә бара

2014 елның 14 сентябре, якшәмбе

Актаныш муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев V чакырылыш Татарстан Дәүләт Советына сайлауларда беренчеләрдән булып катнашты.

 

Муниципаль районы башлыгы хәләл җефете Элмира Камаева белән Актанышның 623 нче участогына иртәнге 9.00 сәгатьтә килде. Ул залга керүгә сайлаучыларны сәламләде.

Ул үз сайлау бюллетенен үтә күренмәле урнага төшергәч, журналистларга сайлауга канәгатьлек хисе белән килүен белдерде. “Сайлаулар алдыннан районда бик җитди сайлау кампаниясе узды. Шуңа күрә сайлаулар югары дәрәҗәдә узар дип уйлыйм. Без аңа зур бүләк белән килдек.Район игенчеләре быел да сынатмадылар, урып җыюны уңышлы төгәлләделәр.Кырларыбыздан 140 мең тоннадан артык ашлык җыеп алынды. Шулай булгач, киләчәккә өметебез зурдан ”, - диде ул

 

Актаныш районындаТатарстан Республикасы Дәүләт Советына сайлаулар гадәттәгечә оешкан төстә башланып китте. 46 сайлау участогы да иртәнге сәгать җидедә эшли башлады. Иртәнге сәгать унга 34,2 процент сайлаучы тавыш бирде.

 

Барлык сайлау участокларында да бәйрәмчә кәеф сизелә. Сайлаучылар өчен кайнар чәй, тәмле коймак  тәкъдим ителә, концертлар оештырылган.

 

 

 


 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International