Киров һәм Татар Суыксуы авылларында спорт мәйданчыклары ачылды

2014 елның 12 сентябре, җомга

“Бердәм Россия” сәяси партиясе инициативасы белән быел ел ахырына кадәр 45 муниципаль берәмлектә 319 мәйданчык төзү каралган иде. Сәламәт яшьләрнең өметле киләчәк икәнен аңлап һәм Универсиада объектларын төзегәндә күрсәтелгән ярдәм өчен Республика Президенты районыбызга 4 спорт мәйданчыгы бүләк итте. Кичә, 11 сентябрьдә шуларның  икесе Киров һәм Татар Суыксуы авыл җирлекләрендә ачылды.

 

Мәйданчыкларны ачу тантанасында район башлыгы урынбасары Илфак Бариев, район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Фаттахов һәм башкалар катнашты.

 

Спорт мәйданчыклары төзелү балаларга да, яшьләргә дә зур мөмкинлекләр тудырачак. Алар беркайчан да буш тормаслар, киләчәктә тагын да күбрәк спортчылар, чемпионнар үсеп чыгар, дип ышанабыз. Сәламәт яшәү рәвеше алып бару өчен спорт белән дус булырга кирәк!

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International