14 нче сентябрь көнне Татарстанда бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутатларын сайлаячакбыз. Шул уңайдан, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада яшәүчеләргә мөрәҗәгать итә.
Бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлау буенча кампания ахырына якынлашып килә. Парламенттагы урыннар өчен сигез сәяси партия вәкилләре көрәште. Сайлаулар – республиканың сәяси системасы үсешендә мөһим этап. Тавыш бирүчеләр белән очрашулар барышында һәм сайлау алды дебатларында күпләгән көнүзәк сораулар күтәрелде.
Җитешсезлекләрне тәнкыйтьләү, нигездә, анык булды, эшлекле тәкъдимнәр ясалды. Алар барысы да дәүләт һәм муниципаль хакимият эшчәнлегендә исәпкә алыначак.
Тулаем алганда, үткән кампаниянең конструктив тонда булуын билгеләп үтәргә кирәк. Сайлауда катнашучыларның барысы да диярлек Татарстанның социаль-икътисади һәм рухи-мәдәни үсештә ирешкән җитди уңышларын, республиканың Россия Федерациясенең алдынгы төбәкләренең берсе булуын билгеләп килде. Республикада тормышка ашырылучы эре инновацион проектлар халык тормышының югары стандартларына ирештерде.
Безгә бу күтәренке рухны саклап, парламентыбызның яңа составы эшчәнлегенә күчерү, аны сәяси партияләр һәм иҗтимагый берләшмәләр эшендә үстерү зарур.
(Казан, 12 сентябрь, “Татар-информ”).