РФ Президенты В.В.Путин, көтмәгәндә, Көнчыгыш хәрби округы гаскәрләренең бөтен составының сугышка әзерлеген тикшерергә карар иткән, дип хәбәр итә ИТАР-ТАСС. Бүген бу хакта оборона министры, армия генералы Сергей Шойгу Кораллы көчләр җитәкчеләре белән киңәшмәдә белдергән.
Оборона министры контроль күнегү һәм тактик укуларда тиешле бурычларны үтәүгә әзерлеген тикшерү өчен, хәрби идарә органнарын һәм гаскәрләрне полигоннарга чыгарырга боерган.
Шулай ук Сергей Шойгу Владимир Путинның Көнчыгыш хәрби округ гаскәрләрен көтмәгәндә тикшерү белән бергә, хәрби ведомствога махсус программалар Баш идарәсе белән берлектә, илнең көнчыгышында федераль башкарма хакимият органнарының хәрби вакыт шартларында бурычларны үтәргә әзерлеген дә тикшерергә кушуын әйткән.