Татарстанда һава температурасы 23 градуска кадәр күтәреләчәк

2014 елның 12 сентябре, җомга
Татарстанда җомга төнлә һәм иртән томан булуы көтелә.

Берничә көн дәвамында татарстанлыларны алмашынучан болытлы һава һәм көз өчен чагыштырмача югары температура куандырачак. Шулай итеп, төнлә 12 сентябрьдә температура 4-9 градус җылы тәшкил итәчәк, ә көндез – 18-23 градус. 13 сентябрь төнендә 6-13 градус җылы булуы көтелә. Шул ук вакытты җомга явым-төшем көтелми.

Казанда җомга көнне төнлә 8-11 градус җылы, көндез – 20-22. Күк аяз, явым-төшем көтелми, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International