"Һәркемнең үз каләме " исемле очрашу-кичә

2014 елның 11 сентябре, пәнҗешәмбе
10 сентябрь көнне район мәдәният йортының кече залында Актаныш районы китапханәчеләре һәм аларның иҗатын яратучылар белән Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, татар мәдәниятен, сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткәне өчен "Күңел" радиосының махсус бүләге "Алтын күбәләк", Александр Грибоедов исемендәге әдәби премия лауреаты, "Тәрҗемә олимпы" һәм "Кояшлы иҗаты"өчен халыкара бүләкләр иясе Әлфия Ситдыйкова һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре,Татарстан язучылар берлегенең Гаяз Исхакый исемендәге һәм Александр Грибоедов исемендәге әдәби премияләр лауреаты , "Тәрҗемә олимпы" һәм "Кояшлы иҗат" өчен халыкара бүләкләр иясе Факил Сафин белән очрашу үтте.

 
Кичәдә катнашучылар Әлфия Ситдыйкова һәм Факил Сафинның тормыш һәм иҗат юлы белән таныштылар, язучылар үзләренең иҗатлары, киләчәккә планнары турында сөйләделәр, укучыларның кызыксындырган сорауларына җавап бирделәр,китапханәчеләр аларның шигырьләрен сөләделәр.

 




ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International