Татарстанда 6 мең тонна бал аертылган.

2014 елның 11 сентябре, пәнҗешәмбе

Быел Татарстанда 6 мең тоннадан артык бал җитештерелгән. Бу чагыштырмача узган елгы дәрәҗәсендә - ул чакта 6,4 мең тонна шифалы продукт суыртылган булган. Ахыргы нәтиҗәләр октябрь аенда чыгарылачак. Бу хакта "Татар-информ" МА хәбәрчесенә "Умартачылык идарәсе" ДАУдан хәбәр иттеләр.

 

 Әмма умартачылар өчен ел уңышлы булган дип сөенергә иртәрәк, чөнки 2013 нче елгы бал да сатылып бетмәгән. Белгечләр фикеренчә, Татарстанга күрше республикалардан бал күп кертелгәнгә күрә, үзебезнең продукциягә хуҗа табылмый. Хәзерге вакытта ТР Хөкүмәте дәрәҗәсендә балны мәктәптә тукландыру рационына кертү мәсьәләсе хәл ителә, бу товар җитештерүчеләргә артык продукттан котылырга булышыр иде.

 

Сентябрь азагында умарта асраучы хуҗалыклар алда торган кышка әзерләнә башлаячак. Аңа кадәр бал кортлары өчен махсус биналар әзерләнә, дип хәбәр иттеләр "Умартачылык идарәсе"ннән.  

tat.tatar-inform.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International