Алты авылда электрон тавыш бирәчәкләр

2014 елның 11 сентябре, пәнҗешәмбе

Районда 281 кеше инде вакытыннан алда тавыш бирү мөмкинлегеннән файдаланган. Территориаль сайлау комиссия секретаре Миләүшә Гыйлаева әйтүенчә, актанышлылар ялга бару, хастаханәгә дәваланырга керү, районнан читкә китү кебек сәбәпләрне күрсәтеп , вакытыннан алда тавыш биргәннәр.

Алдан тавыш бирү бераз үзгә ысул белән башкарыла. Сайлаучы ике бюллетеньне ала да кабинага үтеп, үзе өстенлек биргән партия һәм депутат исеме каршына тамга куя. Аннан бюллетеньнәрне кат-кат бөкләп конвертка сала һәм аны ябыштырып комиссия әгъзаларына тапшыра. Соңгылары ябыштырылган конвертны имзалары белән беркетәләр. Сайлау көнендә әлеге конвертлар һәр сайлаучының үз участок комиссиясенә тапшырылачак. Алар исә конвертны ачып, бюллетеньнәрне урнага салырга тиешләр.

Быел өченче тапкыр инде районда электрон сайлау үткәрелә. Электрон сайлау Меңнәр, Аккүз, Куян, Иске Айман, Табанлы Күл, Иске Әлем авылларында узачак. 1551 сайлаучы яңа ысул белән тавыш бирәчәк дигән сүз.

Территориаль сайлау комиссиясе рәисе Васил Салихов электрон сайлауның өстенлекләре белән таныштыра:

–Бу ысул белән тавыш бирү бер дә катлаулы түгел,–ди ул. –Сайлаучыга исемле пластик карта тапшырыла. Картаны аппаратка куюга бюллетеньнең татар яисә рус телендәгесен сайлыйсы. Бюллетень шунда ук экранга чыга. Ә аннан инде үзең теләгән партия һәм депутатлыкка кандидат өчен төймәгә, ягъни экранга басып тавыш бирәсең.

Электрон сайлау узасы һәр участокка бер стационар һәм бер күчмә комплекслы тавыш бирү җайланмасы тапшырыла. Күзе начар күрүчеләр язылганны тавыш белән белдерүче колакчын кия ала.

Электрон тавыш бирү участокларында бюллетень санау, беркетмә тутыру кебек мәшәкатьләр булмый, димәк, күпме вакыт экономияләнә. Аппарат сайлау нәтиҗәләре беркетмәсен үзе бастырып чыгара.

Районда һәр сайлау участогы үтә күренмәле урналар, кабиналар, мәгълүмати материаллар белән тәэмин ителгән. Электр бирүдә өзеклек туа калса, дизельле генераторлар эшкә җигеләчәк.

Үзеңне кызыксындырган сорауларга аңлатманы сайлау участокларында хәзер үк алырга мөмкин. Алар көн дә иртәнге 8дән кичке 8гә кадәр эшли. Әлегә территориаль сайлау комиссиясенә нинди дә булса дәгъва белән мөрәҗәгать итүчеләр булмаган.

Бик мөһим
Район янгын күзәтчелеге начальнигы Ленар Хабибуллин:
Сайлауга әзерлек һәм аны үткәрү чорында сайлау участокларында янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен төгәл үтәү бик мөһим.

Сайлау участокларында электрүткәргечләрнең төзеклеген, эвакуация юлларының тәртиптә булуын тәэмин итү, шулай ук элемтә чаралары һәм беренчел янгын сүндерү җайланмалары булдыру зарур. Сайлау участоклары урнашкан биналарда тавыш бирү өчен файдаланылмый торган бүлмәләр бикле булырга тиеш. Тавыш бирү кабиналарын аларга иркен узып йөрерлек итеп урнаштырырга кирәк. Әлеге биналарның янгынга каршы саклану системасы белән җиһазланган булуы зарур.

 

 Сайлау участогы урнашкан объектларның җитәкчеләре янгын хәвефсезлеге таләпләренең үтәлеше өчен җаваплы кешеләр билгеләргә бурычлылар. Анда тәмәке тарту һәм ачык ут чыганакларын куллану тыела. Участокларда сайлау комиссиясе әгъзаларының һәм ирекле янгын дружиналарының тәүлек әйләнәсе кизү торуын оештырырга кирәк. Әлеге биналар территориясенең караңгы вакытта яктыртылуы зарур. Участок сайлау комиссияләре рәисләре һәм сайлау участоклары урнашкан учреждениеләр җитәкчеләре янгын хәвефсезлеге мәсьәләләрен даими контрольдә тотарга бурычлы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International