Мәктәптә акча җыйсалар – хәбәр ит!

2014 елның 11 сентябре, пәнҗешәмбе

Татарстанда мәктәпләрдә законсыз акча җыюны булдырмый калу максатыннан “Кайнар линия” ачылды. Ул 9 сентябрьдән 19 сентябрьгә кадәр эшләячәк.

 

Шикаятьләрне Казан хокук яклау үзәге хезмәткәрләре (843) 277-03-86 телефонында кабул итә. Хокук яклаучылар ата-аналар дәреслекләрне сатып алмаска, төзекләндерү, җыештыру, сак өчен акча җыелмаска тиеш дип белдерә. Шикаятьләр барсы да тикшерү өчен республика прокуратурасына җибәреләчәк дип хәбәр ителә.

 

Татарстанның Фән һәм мәгариф министрлыгында уку йортларында законсыз акча җыю очракларын барлау максатыннан “Кайнар линия” эшли. Шалтыратулар (843) 292-80-46 телефоны буенча эш көннәрендә 10-17 сәгатьләрдә кабул ителә дип белдерелә рәсми сайтта.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International