Шагыйрә белән очрашу кичәсе

2014 елның 10 сентябре, чәршәмбе
10 сентябрь көнне 9.00 Актанышның үзәк китапханәсендә шагыйрә Әлфия Ситдыйкова һәм Факил Сафин белән очрашу кичәсе үтте.Кичә Актаныш үзәк китапханәсе директоры Мавлетова Энҗе чыгышы белән башланып китте, ул Әлфия Ситдыйкованың кыскача тормыш юлы белән таныштырды һәм иҗат иткән шигырьләреннән өзекләр укып китте. Актанышның балалар бакчасында тәрбияләнүче балаларның шигырь сөйләп, чыгыш ясаулары килгән кунакларыбызның күңелен яулап алды. Яңадан, Әлфия апаның иҗатташы Факил Сафин турында, аның иҗаты турында сойләшү булды. Кичәнең кульминациясе - кунакларыбызның иҗат җимеше булган яңа китаплар күргәзмәсе, һәм Әлфия апаның туган ягы - Күҗәкә авылы китапханәсенә бүләк итеп алып килгән китаплары иде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International