Матурлыкка бай ул безнең заман, адым саен бездә матурлык....

2014 елның 10 сентябре, чәршәмбе
9 сентябрь  - Бөтендөнья матурлык көне уңаеннан, Актаныш балалар китапханәсендә "Матурлык нәрсәдә?" дигән китап күргәзмәсе эшләп куелды. Китап күргәзмәсенә цитата итеп Һ. Такташның:
 Матурлыкка бай ул безнең заман,
Адым саен бездә матурлык.
Барлык батырлыкның, матурлыкның
Иҗат итүчесе халык бит, - дигән шигырь юллары алынды.  Күргәзмәдә матурлыкка дан җырлаучы язучыларыбыз һәм шагыйрьләребезнең иҗат  җимешләре - китаплары куелды. Китап күргәзмәсе янында балаларга әңгәмә уздырылды,  аларга матурлыкның нәрсә дә икәнлегенә аңлатма бирелдеһәм шулай ук аларның фикерләре дә тыңланды. Язучы Н. Островскийның "Кешенең бар нәрсәсе дә гүзәл булырга тиеш" - дигән төшенчәне балаларның ничек аңлавы турында фикер алышынды.
Шулай ук, бу көнне , матурлыкның сере турында радиотапшыру уздырылды.





ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International