Соңгы вакытларда телевизор кабызсаң да, газета битләрендә дә Россиягә чит илләрдән азык-төлек кертүне чикләү турында еш искә алына. Кемнәрдер ризыкка бәя үзгәрмәсме дип, кемнәрдер кибет киштәләре бушап калмасмы дип борчыла.
Югыйсә Россия өчен мондый тыюлар яңалык та түгел бит инде. Америка Кушма Штатлары дөнья буенча ни дә булса алар теләгәнчә эшләнмәсә, әле Африка илләре, әле башка төбәкләр өчен азык-төлек чикләүләрен элегрәк тә кертеп караганнары бар. Бу алым АКШ өчен күптәннән стратегик корал сыман бер нәрсәгә әверелеп бара бугай.
Сәбәбе табылып тора. Бу юлы Россия – Украина мөнәсәбәтләре өлге итеп алынса, 1980 елда СССР Әфганстанга гаскәр керткәннән соң безгә карата шундый чикләүләр куелган иде. Максатлары бер үк: халык арасында ризасызлык тудырып, ниндидер социаль шартлаулар китереп чыгару. Тик азык-төлек белән үзен генә түгел, тагын да шундый берничә илне тәэмин итә алырлык мөмкинлеге булган Россия мондый чикләүләр нәтиҗәсендә үз хәлен тирәннәнрәк аңлый һәм чарасын күрә башлый. Бу юлы да шулай булачагына шик юк.
7 августтан башлап Америка Кушма Штатлары, Норвегия, Австралия һәм Евросоюз илләреннән Россиягә азык-төлек кертелү туктатылганнан соң, элегрәк кабул ителгән “Халыкны азык-төлек белән тәэмин итү куркынычсызлыгы” дәүләт программасының тиз арада яңа варианты эшләнергә тиеш иде. Редакциягә яңарак килеп ирешкән хәбәрләргә караганда, мондый документ инде әзер һәм 30 сентябрьдә рәсми рәвештә кабул ителәчәк. Программа авторларының берсе – РФ авыл хуҗалыгы министры урынбасары Дмитрий Юрьев әйтүенчә, программада күздә тотылачак чаралар, аерым алганда, һәр төр азык-төлеккә, шул исәптән яшелчә, җиләк-җимешкә алмаш табу, күп төрле башка чаралар нигезендә Россиядә азык-төлек товарларына бәяләр күтәрелмәячәк. “Билгеле, моменттан файдаланып калырга омтылучы кайбер җитештерүчеләр, эшкәртүче һәм сатучыларның башлангычы белән урыннарда бәяләр тирбәлеше килеп чыгарга мөмкин. Андый очракларның һәркайсы буенча тикшерүләр үткәрелеп, бәя күтәрүләр нигезсез булганда, җитди чара күреләчәк”, – ди министр урынбасары.
Белгечләр раславынча, кулланучылар кәрзиненә керә торган төп продуктлар, шул исәптән яшелчә, җиләк-җимеш һәм башка төр продуктларны үзебездә җитештерү мөмкинлеге дә бар. Әйтик, бәрәңге, алма, кыяр, помидор, төрле тәмләткечләр, кыскасы, табынга еш куела торган барлык төр продуктларны Россиянең күп төбәгендә үзебез өчен генә түгел, тирә-күрше төбәкләрдә сату өчен дә үстерергә мөмкин. Бары тик тиешле бәя һәм алучы гына булсын.
Ит һәм сөт продуктлары турында әйтеп тә торасы түгел. РФ Сөт җитештерүчеләр берлеге рәисе Андрей Даниленко әйтүенчә, безгә чикләү куючы илләрдән кертелә торган сөт һәм сөт продуктларын тиз арада үзебезнеке белән алыштыру артык катлаулы булмаячак. Кайберләрен безгә дустанә караштагы дәүләтләрдән дә алырга мөмкин. Сербия сыры Швейцариянекеннән сыйфаты буенча әллә ни калышмый, диләр. Бәясе арзанрак икән әле. Кыскасы, Россиядә, шул исәптән Татарстанда да сөт һәм сөт продуктларын элек-электән күпләп җитештергәннәр. Дәүләт үзебезнең җитештерүчегә йөз белән борылганда, чит илләрдәге кебек ярдәм һәм тиешле бәя булганда, ит белән сөтне эре хуҗалыкларда гына түгел, шәхси хуҗалыкларда да бермә-бер арттырырга мөмкинлекләр бар.
Балык үрчетү хуҗалыклары турында аерым кайгыртасы бар. Дәүләт тарафыннан бирелә торган субсидияләр туктатылганнан соң, урыннарда бу эш сүрелә башлады. Яңартылган дәүләт программалары бу кадәресен дә исәпкә алыр, шәт.
Кыскасы, әлеге һәм башка чаралар нәтиҗәсендә без илдә буш кибет киштәләре күрмәбез дияргә нигез бар. Аннан килеп, дөнья бер Америка Кушма Штатларына яисә Евросоюз илләренә генә дә терәлеп калмаган. Кытай, Аргентина, Бразилия, Сербия, Әзәрбәйҗан, Көньяк Африка Республикасы, Чили, Мисыр, кыскасы, дөньяның бик күп илләре бүген Россия белән сәүдә элемтәләрен ныгытырга омтыла. Түләп алырга акчаң гына булсын.
Бүген инде үзебезнекеләр генә түгел, чит ил белгечләре дә чит илләрдән азык-төлек товарлары кертүне чикләүнең Россия җитештерүчеләре өчен зыяныннан файдасы күбрәк булачак дип фаразлый. Латвия тышкы эшләр министры Эдгар Ринкевич белдергәнчә, эмбаргоның вакыты сузылган саен, Россия җитештерүчесе иркенрәк сулыш алачак. Билгеле инде, матди файдасы да күбрәк булачак.
“Казан” агропромпаркында узган күргәзмәдә республиканың азык-төлек товарлары җитештерүчеләрдән дә шундый ук фикерләр ишетергә туры килде. Ни генә дисәк тә, бүген үзебезнең җитештерүчегә, эшкәртүче һәм сатучыга игътибар арта. Дәүләт тарафыннан да, банклардан да күптән көтелгән ярдәм булса, үзебезнекеләр җитештергән продуктлар чит илләрнекеннән бер дә ким булмас, ди белгечләр. Дөрес, бу кадәресенә ирешер өчен ил казнасыннан шактый зур чыгымнар таләп ителә. РФ Аграр маркетинг институты җитәкчесе Елена Тюрина раславынча, чит илләрдән шактый артта калган Россия авыл хуҗалыгы җитештерүчесенә бүген шул ук Америка Кушма Штатлары, Евросоюз илләре белән бер тигезлеккә ирешер өчен 3,5 триллион сум чамасы инвестиция кертү кирәк. Ил икътисады мондый чыгымнарны күтәрә алырмы? Бу кадәресен инде киләчәк күрсәтер. Һәрхәлдә, ел саен чит илләрдән 46 миллиард долларга азык-төлек товарлары сатып алганчы, үзебездә булган мөмкинлекләрне киңрәк файдалана башлаганда, күпкә отышлырак булачак. Ни генә дисәләр дә, читтән продукция сатып алу – ул бит үзебезнең җитештерүчегә тиешле акчаны киметү дигән сүз. Төрле дәүләт программалары нигезендә үзебезнең авыл хуҗалыгын тиешле дәрәҗәгә күтәрү отышлырак булыр иде. Ул чагында инде Америка Кушма Штатлары да, Евросоюз илләре дә безнең белән төрле чикләү – эмбарголар телендә түгел, ә башкача сөйләшә башлар иде.
(“Ватаным Татарстан”, /№ 126, 27.08.2014/)