Казанның IT белгечләрен Мәскәүдә көтәләр

2014 елның 10 сентябре, чәршәмбе
 

Хәзерге вакытта “болыт технологияләре” (“облачные технологии”) бизнеска шактый актив рәвештә үтеп керә башлады. Гади кеше әлеге сүзтезмәнең нәрсә икәнен аңламаска да мөмкин. Нәрсә соң ул “болыт технологияләре”? Бүлеп куелган мәгълүматны эшкәртү технологиясе ул, бу вакытта компьютер куәте һәм ресурслары кулланучыга интернет-сервис буларак тәкъдим ителә. Гади тел белән әйтсәк, “болыт технологияләре” – ниндидер мәгънәдә интернеттагы (төгәлрәге, еракта урнашкан сервердагы) эш мәйданчыгы.

 

“Болыт технологияләре” белән кулланганым түгел, ишеткәнем дә юк” диючеләр ялгыша, чөнки фотографиягезне берәр сайт аша эшкәрткәндә, сез “болытлы сервис” белән эшлисез, дигән сүз.

 

Бөтен аерма мәгълүматны саклау һәм эшкәртү формасында чагыла. Мәсәлән, әгәр барлык операцияләр дә сезнең компьютерда башкарылса, бу “болыт технологияләре”н куллану булмый. Әгәр дә процесс челтәрдәге серверда башкарылса, нәкъ менә мондый әйберне “болыт технологияләре” дип йөртәләр инде.

 

VMware ширкате - виртуальләштерү һәм “болыт технологияләре” өлкәсендәге компанияләр арасында әйдәп бара торганы. Ул бизнеска актив үсеш алырга ярдәм итә. Аның 500 мең клиенты һәм 75 мең партнеры бар.

 
 
 

Россиядәге тур уңаеннан бүген Казанда VMware компаниясенең конференциясе үтте. Аның белгечләре Казанның IT-паркында виртуальләштерү һәм “болыт технологияләре”нең яңалыклары турында сөйләде. Мондый конференцияләр Россиянең эре шәһәрләрендә һәм БДБ илләрендә ел саен уздырыла. Аларда меңләгән IT-белгеч, үз сәүдә маркасы астында товарларын җитештерүче компания (вендор) вәкилләре, заказ бирә торган компанияләр катнаша. Анда мәгълүмат технологияләр өлкәсендәге продуктларны карап та, Идел буе төбәгендә, гомумән, Россиянең IT-компаниясендәге хезмәттәшләре белән фикер алышырга мөмкин.

 
 
 

Компаниянең Россия һәм БДБ илләрендәге техник директоры Владимир Ткачев, сәхнәгә чыгу белән, катнашучыларга татар телендә хәерле көннәр теләде. Ул үз чыгышында хәзерге вакытта IT-технологияләргә чыгымнар элеккеге кебек калса да, мәгълүмати мөмкинлекләр артуын сөйләде. Мөмкинлекләр белән беррәттән кулланучылар саны да шактый үсә.

 

Владимир Ткачев үзе заманча технологияләрнең “болытлы” дип аталуын яратмый икән.

 

- Аны күл, күлдәвек, сазлык дип атарга булыр иде. Без оешмаларның мәгълүматларын “болыт”ларга күчерергә булышабыз, – диде Владимир Ткачев.

 

Соңгы 5 елда IT-технологияләр мөһим роль уйный башлаган. Социаль челтәрләр дә хезмәт күрсәтү өлкәсен алга этәрү өчен нык ярдәм итә, дип саный Владимир Ткачев.

 

Быелның октябрендә Европа илләрендәге IT-директорларны бергә җыя торган VMworld дигән чара Барселонада узачак. Өч көн эчендә күп сессияләр, күргәзмәләр каралган. 5-8 мең катнашучы арасында Россия белгечләре дә булачак. Мәсәлән, былтыр анда делегацияләр арасында Россия компанияләре, Германиядән кала, икенче урында булган.

 
 
 

5 ноябрьдә Мәскәүдә инде өченче тапкыр “Виртуаль Россия” дигән чара узачак. Анда бөтен Россиядән һәм БДБ илләреннән меңгә якын кеше катнаша. Катнашучылар лаборатор эшләр белән шөгыльләнә, үзләрендә әле кулланылмаган яңа кушымталарга рөхсәт ала.

 

Оештыручылар конференциядә Казанның IT технологияләре белгечләренең активлыгын билгеләп үтте. Аларны Мәскәүдә дә көтеп калалар.

 
 
Алинә МИННЕВӘЛИЕВА
 
http://intertat.ru/
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International