Әлеге “кайнар линия” 9-19 сентябрь көннәрендә эшлиячәк. Шикаятьләрне (843) 277-03-86 телефонына җиткереп булачак, дип хәбәр итәләр Казанның кеше хокукларны яклау үзәгеннән.
Бу акция Татарстан Президенты Аппаратының коррупциягә каршы сәясәт идарәсе һәм республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы башлангычы белән оештырыла. Кеше хокукларын яклаучылар белдергәнчә, ата-аналар мәктәпне саклау, төзекләндерү, җыештыру өчен, шулай ук дәреслекләр сатып алуга акча бирергә тиеш түгел.