Яр Чаллыда Халыкара өлкәннәр көненә багышланган «Суперәби - 2014» бәйгесе старт ала.
Әлеге бәйге өлкәннәргә игътибар, ихтирам тәрбияләү, гаилә кыйммәтләрен кадерләү, халкыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын яңарту максатыннан оештырыла.
Бәйгедә катнашучылар «Әби- хуҗабикә», «Визитка», «Бөтенебез дә биибез», «Әбинең яраткан шөгыле» кебек кызыклы биремнәрне үтәргә тиеш булалар.
Бүген «КАМАЗ» мәдәният сараенда Автозавод районы әбиләре көч сынашты, иртәгә «Шатлык» яшьләр үзәгендә «Суперәби» исеме өчен Үзәк район әбиләре ярышачак.