Укучы яшьләрне наркотиклар куллану-кулланмауга тикшерәләр

2014 елның 10 сентябре, чәршәмбе

РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы, укучыларның наркотик матдәләр куллану-кулланмавын ачыклау өчен, тикшерүләр узу тәртибен әзерли

 
 

РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы 13 яшькәчә укучыларны наркотик матдәләр һәм психотроп препаратлар куллану-кулланмавын ачыклау өчен тикшерергә тәкъдим итте. Медицина тикшерүе үтәргә беркемне дә мәҗбүр итмәячәкләр. Бу хакта “Известия” яза.

 

“Мәктәпләрдә һәм вузларда укучыларны наркотик чаралар куллану-кулланмавын ачыклау максатында, медицина тикшерүләре үткәрү өчен бердәм таләпләр куелачак”, - дип белдерделәр РФ Сәламәтлек саклау министрлыгында.

 

 (Казан, 9 сентябрь, «Татар-информ»).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International