Яшь лидерларның республикакүләм бәйгесе

2014 елның 9 сентябре, сишәмбе
Хөрмәтле актанышлылар!
 

Исегезгә төшерәбез: күптән түгел “Югарыга” дип аталган яшь лидерларның бишенсче республикакүләм бәйгесенә гаризалар бирү башланды.

   

Бу бәйгенең шартлары нигезендә 16 дан 30 га кадәр яшьтәгеләр Татарстан Республикасының яшҗ кадрлар резервына керү өчен көрәшәчәкләр.

  

“Югарыга” бәйгесе катнашучыларның үз-үзләрен төрле яктан белемнәрен һәм осталыкларын тикшерергә мөмкинчелек бирә: матур итеп сөйләшә белү, ораторлык осталыгы, командада эшли белү, фикерләү байлыгы, стрессларны кичерә белү.

    

Жюри составына Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары, Президент Аппараты хезмәткәрләре, Министрлар кабинеты, иҗтимагый оешма җитәкчеләре, коммерция оешмалары вәкилләре, экспертлар, психологлар керәчәк.

    

Дәүләт хакимияте органнарында, шәһәрнең зур предприятиеләрендә, иҗтимагый оешмаларда стажировка үтәргә иң яхшылары гына узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International