“Халык участковые” Бөтенроссия конкурсы

2014 елның 9 сентябре, сишәмбе

Россия Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан оештырылучы “Халык участковые” Бөтенроссия бәйгесе быел өченче тапкырын үткәрелә. Халык Интернет челтәре аша тавыш бирү юлы белән иң яхшы участковыйны сайлый.

 

Бүгенге көндә Россия Эчке эшләр министрлыгында 46 меңнән артык участок уполномоченные эшли. Алар тәүлек дәвамында халык иминлеге сагында торалар, авыр тормыш хәлендә калучыларга беренчеләрдән булып ярдәм күрсәтәләр, җинаятьләрне булдырмас өчен халык арасында кисәтү эшләре алып баралар. Шулай ук караучысыз калган, тәртип бозучы балалар, алкоголь һәм наркотиклар корбаны булучыларны да аерым контрольдә тоталар. Һәр дүртенче җинаять участковыйлар тарафыннан яисә алар ярдәме белән ачыла.

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International