Әлеге астрономик күренеш Ай һәм Җир бер-берсенә максималь дәрәҗәдә якынлашкан вакытта барлыкка килә. Бу вакытта Ай гадәттәгедән 14 процентка зуррак һәм 30 процентка яктырак булып күренә.
Әйтергә кирәк, Ай агымдагы елда инде өченче тапкыр Җиргә шулай якын килде. Әлеге гадәттән тыш күренеш белән 12 июль һәм 10 август көннәрендә хозурланырга мөмкин иде.