Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерләнү кысаларында һәм Ленинград блокадасының тәмамлануына 70 ел тулу уңаеннан 30 августтан 14 сентябрьгә кадәр Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм кадет укучылары катнашында “Казан-Петербург-Казан” теплоход круизы оештырылды. Әлеге круизда Актаныш муниципаль районныннан тыл ветераны, район ветераннар Советының актив әгъзәсе Хәния Гимазова катнаша.