14 сентябрь көнне бишенче чакырылыш Дәүләт Советы депутатларын сайлауларда тавышын биргән һәр казанлыга башкала җәмәгать транспортында бушлай йөрү һәм төп бәйрәм чаралары узган “Казан–Арена” стадионына керү мөмкинлеге биргән “Мин сайладым!” дип язылган браслет тапшырылачак. Бу көнне “Казан Арена” яныннан узучы җәмәгать транспортлары төнге сәгать уникенче яртыга кадәр йөриячәк.