“Туган җирнең данлы кешеләре” циклын дәвам итеп, Актаныш Туган як музее район тарихында җуелмас эзләре калган шәхесләрне барлауны дәвам итә.
Һәр районның олуг шәхесләре була. Исән чакта алар биниһая сәләтләре, эш – гамәлләре белән чордашларын куандырып, сокландырып яшиләр, ә инде дөньядан киткәч, сагындыралар, һәрвакыт искә төшеп торалар. Ясәви Хөсәенов әнә шул онытылмас, телдән төшмәс шәхесләрнең берсе. 1924 елның 17 июлендә Актанышбаш авылында туган Әхмәтясәви Хөсәен улы кайда гына эшләмәсен, хезмәт ияләренең сорауларына бик сизгер була. Үзенең хезмәт сөючәнлеге, гаделлеге белән кешеләрнең йөрәгенә үтеп керә, аларның хөрмәтенә лаек була.
4 сентябрь көнне Актаныш Туган як музеенда Ясәви Хөсәеновның тууына 90 ел тулуга багышланган искә алу кичәсе булып үтте. Аның якты истәлегенә багышланган очрашуга Актаныш районының аякка баскан чорларында хуҗалык җитәкчеләре белән иңне-иңгә куеп эшләгән, төрле җаваплы тармакларда хезмәт куеп, районның икътисадый үсешенә, социаль- көнкүреш мәсьәләләрен уңай хәл итүгә, мәдәниятен үстерүгә зур өлеш керткән талантлы улы, Актаныш районынын почетлы гражданы Баязит Шәймәрдән улы Мөхәммәтов, Актаныш районы агросәнәгать комплексы хезмәтчәннәре профсоюзы рәисе Ханов Мөдәрис Гайнетҗан улы, бертуган сенлесе Фагыйлә апа, оныклары – Хөсәенов Ленар Наил улы һәм Харисова Гөлъяр Наил кызы, Ясәви абый җитәкчелек иткән елларда дуңгыз караучы булып эшләп, хезмәтендә зур уңышларга ирешкән Антонида Пугачева бергә күргән, бергә кичергән хәл – вакыйгаларны ядкарь итеп, Ясәви абыйны сагынып һәм горурланып сөйләделәр.