Татарстан - ГТО программасын сынаучы 12 төбәкнең берсе

2014 елның 6 сентябре, шимбә

2014 елда Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин ГТО - “Хезмәткә һәм яклауга әзер” системасының кире кайтуы турында указга кул куйды.

 

Алабуганың мәгариф идарәсе башлыгы Риваль Зарипов сүзләренә караганда, Татарстан бу уку елыннан физик хәзерлек системасына кертелүче ГТО программасын сынаучы 12 төбәкнең берсе булып тора. “Апрель аена нормативларны бирү каралган, һәм без сезнең белән, хөрмәтле хезмәттәшләр, укучылар кебек үк тапшырачакбыз”, – диде Риваль Зарипов укытучыларга киңәшмәдә, дип яза районның “Алабуга нуры” газетасы.

 

(Казан, 5 сентябрь, “Татар-информ”).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International