Быел районыбызда 360 бала беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап керде. Шуларның 59ы аз керемле, әтисез яки әнисез, күп балалы, авыр гаиләләрдән һәм мөмкинлекләре чикләнгән балалар.
“Мәктәпкә әзерләнергә булыш-2014” 8 нче Республика хәйрия акциясенә Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан старт бирелде. Бу акция безнең Актаныш районында да оештырылып, киң колач алды.
Районыбызда яшәгән, мохтаҗларга карата игътибарлы, ярдәмчел, мәрхәмәтле, киң күңелле кешеләр бу акциягә бик теләп кушылдылар.
“Мәктәпкә әзерләнергә булыш!” акциясе барышында мәктәпкә кирәк -яраклары алу өчен акчалата, мәктәп формасы, спорт костюмы, уку әсбаплары белән ярдәм итүчеләргә зур рәхмәт җиткерәсе килә.
" Мәктәпкә әзерләнергә булыш - 2014 ел " акциясендә катнашучыларсемлеге:
1. Район хәкимияте – 25100 сум
7. ГАУЗ "Актанышская ЦРБ" – 5000 сум
18.ООО Актанышские инженерные сети - 1000 сум
22.Управление Роспотребнадзора – 700 сум
27. . Таттелеком Актаныш РУЭС.- 10000 сум 5 мәктәп кирәк-яраклары тутырылган сумка.
6.Пучы мәктәбе – 2150 сум
7.Киров балалар бакчасы – 500 сум
8.Киров мәктәбе – 1800 сум
13.Такталачык коррекция мәктәбе – 2500 сум
16.Чуракай мәктәбе – 1200 сум
13.Усы авыл җирлеге – 1000 сум
15.Чуракай авыл җирлеге – 500 сум
19.Такталачык авыл җирлеге – 500 сум
8. Район халкыннан ( урна) - 4467,6 сум
1. Район суды 3900 сум Хамидуллиннар гаиләсенә матди ярдәм.
2. ОАО "Актанышская АТП" 3000 сум Саматовлар гаилэсенэ матди ярдәм.
4. Магазин "Тамчы"Фазлыев Д.Х.1600 сум 3 сарафан,1 блузка.
8. Магазин Элита ( Ялилова Р.Г).7000 сумнык 8 мәктәп костюмы
9. ИП Раянова В..1500 сум кызлар өчен мәктәп комплекты.
Районда оештырылган чаралар барышында 59 беренче класска баручы балага уку-кирәк яраклары тутырылган букча, моңа 118 мең куләмендә акча тотылды. 2-11класска баручы мохтаҗ гайләләрдэ яшәүче балаларга 51 спорт костюмы, 15 мэктэп формасы, 62 аяк киеме, 55 канцтовар жыелмасы белэн адреслы ярдәм курсәтелде.
Быелгы уку елына балалар ата-аналар, дәү әниләр, дәү-әтиләр белән берлектә шат елмаюлы кәеф белән, игътибарны бары тик укуга гына юнәлтеп мәктәп бусагасын атлап керсеннәр иде. Илләр имин, дөньялар тыныч булып, яшәеш балаларның бары тик шат авазларына гына күмелсен иде.
Әлеге зур чарада актив катнашып үзләренең өлешләрен керткән һәрбер кешегә ныклы сәламәтлек, озын гомер телибез. Кылган саваплы гамәлләрегез үзегезгә меңе белән әйләнеп катйсын.